ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы-2017” россиякүләм чабышларында катнаштылар

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 16 сентябрендә Казанда “Милләтләр кроссы-2016” россиякүләм чабышлары булып узды. Гадәткә кергән җиңел атлетика ярышлары быел шәһәрнең Үзәк стадионы янәшәсендәге мәйданда булды.

Алдагы еллардагы кебек үк, “Милләтләр кроссы” кысаларында берничә чабыш узды: 1 чакрымлык массакүләм, VIP-чабышлар, шулай ук 2, 4, 6, 8, 12 чакрымлык чабышлар. 1 чакрымлык массакүләм стартларда мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, спорт ветераннары, гамәлдәге спортчылар, дәүләти һәм иҗтимагый оешмаларда эшләүчеләр чапты, җәмгысе 20750 кеше катнашты.

VIP-чабышта дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре йөгерде.

Исегезгә төшерәбез, “Милләтләр кроссы” җәйге спорт төрләре буенча ил территориясендә уза торган иң күләмле массакүләм спорт чарасы булып санала. Мондый ярышлар Россиянең барлыгы 84 регионында булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International