Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. "Технологик инженерия системалары" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.

2. В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең энергия кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

3. Ютазы муниципаль районы Урыссу ш.т.п. кулланучыларына "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

4. Төрлесеннән.

4. "РСК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International