ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Урман атнасы-2017" табигать саклау акциясендә катнашты

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Урман атнасы-2017" табигать саклау акциясендә катнашты һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Столбище кишәрлеге урманчылыгында агачлар ауган урман биләмәләрен тәртипкә китерү эшен башкарды.

Акцияне оештыручы булып республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Табигатьнең ирекле ярдәмчеләрен техника һәм эш кирәк-яраклары белән тәэмин иттеләр. Быелгы акциядә республикада яшәүче 30 мең тирәсе кеше катнашты: ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары вәкилләре, укытучылар һәм белем йортлары студентлары.

Белешмә өчен.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәлеп итү максатларында, "Яшә, Урман!" россиякүләм акциясе кысаларында 7 октябрьдән 16сына кадәр республиканың табигатьне саклау буенча "Урман атнасы-2017" акциясен үткәрә. Республикада яшәүчеләргә түбәндәге чараларның берсендә катнашырга тәкъдим ителә: агач утырту, урман фондын каты көнкүреш калдыкларыннан, шулай ук ауган һәм корыган агачлардан тәртипкә китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International