Татарстан Республикасында дару препаратларын күмәртәләп һәм ваклап сатуны гамәлгә ашыручы предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә һәм ШЭ игътибарына!

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Сәүдә заллары турында мәгълүмат урнаштыру турында" 12.10.2017 № 1-28/2872 хаты белән даруханә оешмалары тарафыннан кулланучыларга Россия Федерациясе территориясендә гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына (алга таба – әһәмиятле дару препаратлары) ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән раслана торган бәяләрне дәүләти җайга салуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында дөрес итеп һәм үз вакытында хәбәр итү зарурлыгы турында хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.10.2010 № 865 карары нигезендә оешмаларга бу мәгълүматны сәүдә залларында кулланучыларга үтемле булган рәвештә урнаштырырга һәм, http://minzdrav.tatar.ru сайтының "Дару бәяләре" бүлегендә яңартылу дәрәҗәсенә карап, яңартып торырга кирәк. Шулай ук сәүдә залында дару чараларына бәя хасил итү өлкәсендә контрольдә тотучы органнарның телефоннары турында да мәгълүмат урнаштырылырга тиеш (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы – 236-13-15, Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор идарәсе – 292-54-37, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты – 221-82-51).

Моннан тыш, кулланучыларга теләсә нинди гражданинның контрольлек органына мөрәҗәгать итәр алдыннан әһәмиятле дару препаратларына бәяләрне мөстәкыйль тикшереп карый алу мөмкинлеге булуы турында да хәбәр җиткерергә кирәк, бу бәяләрне http://grls.rosminzdrav.ru/, http://minzdrav.tatar.ru сайтында "Дару бәяләре" бүлегендә урнаштырылган яисә даруханә оешмаларындагы чик дәрәҗәдә ваклап сату бәяләре белән чагыштырып карарга була.

Нинди дә булса сораулар килеп туганда, даруханә хезмәткәрләре әһәмиятле даруларга ваклап сату бәясен формалаштыру тәртибенә кагылышлы төгәл мәгълүматларны бирергә бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International