2017 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата чираттагы аттестацияләү узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең функциональ вазыйфаларын үтәү өчен һөнәри потенциалын, әзерлек дәрәҗәсен һәм сәләтлелек дәрәҗәләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли мәгънәсендә аттестацияләүнең максаты хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларның барысы да комиссия карары нигезендә били торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына җавап бирә дип танылды.