Киров һәм Идел буе районнары йортларында 31 октябрьдә су булмаячак

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

31 октябрь көнне Казанның кайбер йортларында су белән тәэмин итү туктатылачак.

31 октябрь көнне 9.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Киров районының Юдино поселогында түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Бирюзовая ур., 7, 9, 15, 15а, 15б, 37, Хастаханә ур., 16, Колыма ур., 15, 20, 22, Революция ур., 27, 29, Кече гвардия ур., 1 (РТЮ котельнаясы), "Юдино" РТЮ станциясе. Судан өзү эшләре ВНС төзекләндерү эшләренә бәйле.

Моннан тыш, 31 октябрь көнне 9.00 сәгатьтән башлап 1 ноябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр Идел буе районының Х.Мәүлетов урамы буенча 9, 13 (369 нчы балалар бакчасы), 14, 15 (127 нче мәктәп), 16, 16 а, б, в, д, ж,з, 17, 18, 24а йортларына да су бирү туктатылачак. Әлеге хәл суүткәргеч тоташтыру эшләренә бәйле.

Су тутырылган авиоцистерналар килгән заявкаларга карап урнаштырылачак, дип хәбәр итә "Водоканал" МУП матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/61531-v-domah-kirovskogo-i-privolzhskogo-rajonov-31-oktyabrya-ne-budet-vody

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International