Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2018 ел өчен Татарстан Республикасында торак урынга һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча төбәк стандартлары хакында.

2. 2018 ел өчен эчә торган суга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2016 № 10-26/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Әлки м.р.: "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ).

3. 2018 ел өчен су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-36/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Лаеш м.р.: "Казан" халыкара аэропорты" АҖ).

4. 2018 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-42/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Югары Ослан м.р.: "Иннополис" махсус икътисад зонасы" АҖ).

5. 2018 ел өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-39/кс  карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Түбән Кама м.р.: "Жилкомсервис" ҖЧҖ).

6. 2018 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, агынты суларны транспортлауга һәм агынты суларны чистартуга тарифлар билгеләү хакында (Әлмәт м.р.: "ЖКХ-Шешма" ҖЧҖ, "ЖКХ-Миннибаево" ҖЧҖ, Биектау м.р.: "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ; Кама Тамагы м.р.: "УЮТ" МУП, Лениногорск м.р.: "Вода района" ҖЧҖ, "Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ, Мамадыш м.р.: "ПРОСТО МОЛОКО" ИК ҖЧҖ, Тукай м.р.: "Стоки-Ерыклы-Сидоровка" ҖЧҖ, Чистай м.р.: "Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧҖ).

7. 2018-2020 елларга "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.

8. 2018-2020 елларга "ЭКО" ресурс белән тәэмин итүче оешма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

9. 2018-2020 елларга "Восток-Энерго" җитештерү-коммерция фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.

10. 2018-2022 елларга "Әтнә ТКХ" муниципаль унитар предприятиесе өчен тарифлар билгеләү хакында.

11. 2018 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.11.2015 № 5-23/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Чистай м.р.: “Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан шәһәре: "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Ниинефтепромхим" АҖ, "Спартак" аяк киеме" ААҖ, "Казан медтехника заводы" ААҖ, "Федераль пассажирлык компаниясе" АҖ Горький филиалы вагон кишәрлеге, "Пивоварня Москва-Эфес" АҖ).

12. 2018 елга "Иннополис" махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-38/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында (Югары Ослан м.р.).

13. 2018 елга Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-48/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

14. 2018 елга "В.И.Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-51/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

15. 2018 елга "Татнефть-Ак Барс" спорт-коммерция предприятиесе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-52/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга үзгәрешләр кертү хакында.

16. 2018 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында. (Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Яшел Үзән м.р.: "Нижневязовской жилкомсервис" ҖЧҖ; Балык Бистәсе м.р.: "Энергосистема" ҖЧҖ, Ютазы м.р.: “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан шәһәре: "Элеваторстрой" тимер-бетон эшләнмәләре һәм конструкцияләре заводы" ҖЧҖ, "РСК" ҖЧҖ).

17. 2018-2020 елларга "Азнакай җылылык челтәрләрләре" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

18. 2018-2020 елларга "Энерготехника" челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

19. 2018-2020 елларга "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International