5 декабрьдә Казанның кайбер йортларында электр булмаячак

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. шәһәрнең Киров, Мәскәү һәм Совет районнарында уттан өзү планлаштырыла.

8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Киров районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Чкалов ур., 10.

9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Икмәк заводы ур., 1, 1а, 2, 3а, 4, 5, 6, 7а, 8, 9, 12.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының Привольный поселогында да түбәндәге урамнарда уттан өзү планлаштырыла: Айлы, Айбагар, Алмачуар, Алексеевская, Белоствольная, Вересковая, Долгая, Җиләкле, Знатная, Икмәкле, Карачаровская, Каратау, Кизләү, Липецкая, Ледяная, Ләйсән, Ореховая, Пахотная, Счастливая, Таллык, Уракчы, Усердная, Чәчәк, Чирәмле, Өмет, Юмарт, Яшьлек.

Моннан тыш, Киров һәм Мәскәү районнарының кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарын да электрдан өзәчәкләр.

Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

http://www.kzn.ru/news/61993-5-dekabrya-v-ryade-domov-kazani-otklyuchat-elektrichestvo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International