ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2018 елга бурычлары турында җиткерде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 гыйнварында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2017 елдагы эшчәнлегенә төп нәтиҗәләр һәм 2018 елга бурычлар турында” йомгаклау коллегиясе булды.

 Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев һәм башка югары урыннарны биләүче затлар катнашты.

Төп доклад белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов чыгыш ясады. Марат Рифгать улы хәбәр иткәнчә, 2017 елда ведомство тарафыннан тарифлар буенча 8 меңнән артык карар, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен түләүнең 129 мең тирәсе төбәк стандартлары күрсәткече кабул ителгән, 913 муниципаль берәмлек буенча коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар кертә торган түләүнең чик индекслары билгеләнгән.

 "Дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар билгеләнгәндә оешмаларның икътисадый нигезләнгән чыгымнары гына исәпкә алынды. Тарифларны дәүләти җайга салудан гомуми икътисадый файда, ягъни тарифлар буенча карарлар кабул иткәндә Дәүләт комитеты җайга салына торган оешмаларның чыгымнарын киметкән сумма, 16,9 млрд. сум тәшкил итте, - дип ассызыклады үз докладында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов. 

"Гамәлдәге законнарда каралганча, хезмәт күрсәтүләрнең җайга салына торган төрләренә тарифлар, коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар кертә торган түләү күләмен үзгәртүнең билгеләнгән чик индекслардан арттырылмыйча, 1 июльдән үзгәрәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар кертә торган түләү күләмен үзгәртү индексы Татарстан Республикасы өчен 2018 елның 1 июленнән башлап 4,2 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән, 2018 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар түләве арту каралмаган", - дип билгеләп үтте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгы.

Алга таба ул татарстанлыларга булачак тарифлардагы билгеле бер үзгәрешләргә ныграк тукталды. Шулай итеп, табигый газга бәя беренче яртыеллыкта элеккечә кала һәм бер кубометр ягулыкка 5,48 сум тәшкил итәчәк.

"Монополиягә каршы федераль хезмәт тиешле карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты 2018 елның 1 июленнән газга ваклап сату бәясен иң күбе 3,4 процентка арттырып билгеләячәк", - дип җиткерде Марат Зарипов.

Шулай ук ул халык өчен электр энергиясенә тарифның 2018 елның 1 июленнән, Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәне саклап, 3,6 процентка арттырып билгеләнүен һәм киловатт-сәгатькә 3,69 сум булачагын хәбәр итте. Шәһәр торак пунктларында стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткычлары белән билгеләнгән тәртиптә җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар максималь киметергә мөмкинлек бирә торган 0,7 коэффициенты белән билгеләнгән.

Җылылыкка тарифларда да үзгәрешләр булачак. Тарифлар буенча дәүләт комитеты катнаш, шулай ук катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә яңа бәяләр билгеләде. Арту якынча 4,2 процент тәшкил итәчәк һәм 1 мең 699, 86 сум/Гкал булачак.

Су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны чыгаруга да тарифлар беркадәр артачак. 1 июльдән башлап ташландык суларны чыгару, 3,5 процентка артып, бер кубометрга 24,45 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Ташландык суларны чыгаруга бәя 3,7 процентка артачак һәм бер кубометрга 17,93 сум тәшкил итәчәк.

Марат Зарипов үз чыгышы ахырында утырышта катнашучыларның барысына да актив хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтен белдерде һәм 2018 елга тарифлар буенча барлык карарларның да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, Иҗтимагый палата, ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе, ТР Кулланучылар берлеге Советы, "Совет рынка" коммерциягә карамаган партнерлыгы, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җайга салына торган оешмалар вәкилләре катнашында ачык рәвештә каралуын билгеләп үтте.

Аннары  доклад белән чыгыш ясаган "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин "ТАИФ" компанияләре төркеменең генерирлаучы куәтләрне модернизацияләү юллары һәм Казанның ТЭЦ-3 объектында уздырылган модернизацияләүнең нәтиҗәләре турында бәян итте.

Чираттагы докладчы, "Водоканал" МУП директоры Андрей Егоров, Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең инвестиция программасын гамәлгә ашыру турында хисап тотты.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев тарифларны җайга салуның заманча алымнары турында сөйләде.

Коллегиянең йомгаклау өлешендә утырышта катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

"Республика динамикалы үсә, салым базасын арттыра. Бу бюджетның чыгымнар өлешен, аеруча социаль юнәлешләрен, арттырырга мөмкинлек бирә. Хакимиятнең барлык дәрәҗәдәге органнары үзара килешеп эшләмәсә, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде", - дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинеты башлыгы.

Ул республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча лидер төбәкләр исәбенә керүен искә төшереп үтте. 2017 елда Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 2 трлн сумнан артты, бу - илдә алтынчы урын. Күрсәткеч, 2010 ел белән чагыштырганда, ике тапкырдан артыкка үсәчәк, дип белдерде Алексей Песошин.

Ул, тарифларның нинди булуы икътисадның барлык өлкәләренә дә һәм социаль тормышка да зур йогынты ясый, дип искәртте. Республика хакимиятләре алдына аларны, күрше төбәкләр белән чагыштырып караганда, конкуренция тудырырлык дәрәҗәдә саклап калу бурычы куелды. Хәзер инвесторларны салым йөкләнеше генә түгел, ә билгеләнгән тарифлар да борчый, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

"Хезмәт күрсәтүчеләрнең һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрне арзан бәядән алырга тиешле кулланучыларның мәнфәгатьләре нисбәтлелеген тәэмин итәргә кирәк", - дип төгәлләде үз сүзен Алексей Песошин.

Ахырда ТР Премьер-министры тармакның мактауга лаеклы иң алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен - медальләр, ТР Президенты Рәхмәтен, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын һ.б. тапшырды.

Белешмә өчен:

Узган коллегия турында тулырак мәгълүмат белән Дәүләт комитеты сайтында "Дәүләт комитеты турында" - "Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе" бүлегендә түбәндәге адрес буенча таныша аласыз: http://kt.tatarstan.ru/rus/2018-god.htm

Барлык төр ресурсларга һәм барлык җайга салына торган оешмаларның тарифлары зурлыклары турында тулы мәгълүмат, календарь буенча елларга бүленеп, муниципаль берәмлекләр аерым-аерым күрсәтелеп, Дәүләт комитеты рәсми сайтындагы "Тарифлар" бүлегенә һәркем таныша алырлык итеп урнаштырылган: http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International