24 гыйнварда Казанның кайбер йортларында электр уты булмаячак

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнварда Казанның кайбер йортларында электр уты булмаячак. Утны шәһәрнең Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы биналарда сүндерәчәкләр.

9.00 алып 15.00 кадәр электр уты Идел буе районының Отар поселогындагы Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Үзәк урамнарында булмый.

9.00 алып 16.00 кадәр электр утын Вознесение поселогында Чияле, Каргалы, Профсоюз, Үзәк урамнарында өзеп тору планлаштырылган.

9.00 алып 18.00 кадәр ут Казан шәһәре Совет районының кайбер сәнәгать һәм административ биналарында булмаячак.

 8.30 алып 17.00 кадәр электр уты Киров районы Идел буе урамының 142, 144, 146, 148, 152, 154, 158, 158а, 160, 162, 164, 166, 168, 170, 172, 174, 176 нчы йортларында булмый.

8.00 алып 17.00 кадәр ут Казанның Вахитов районындагы кайбер сәнәгать һәм административ биналарында булмаячак.

Ут бирүне туктатып тору электртапшыргыч линияләрне, трансформаторлы подстанцияләрнең электр-техник җиһазларын план буенча ремонтлауга һәм Казан электр челтәрләренең бүлүче челтәрләре җиһазларының техник ягын карауга бәйле, дип хәбәр итә "Сетевая компания" ААҖ матбугат хезмәте.

https://www.kzn.ru/napravleniya-raboty/zhkkh/novosti/24-yanvarya-v-ryade-domov-kazani-otklyuchat-elektrichestvo/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International