12 май көнне Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Дәүләт комитеты командасы составында җиңел атлетика буенча ярышларда Вәлиуллин Булат, Гыйниятуллин Илнур, Акимова Алинә, Исхакова Гөлия катнашты. Ярышларда 27 команда катнашты.
Исегезгә төшерик, Спартакиада программасына өстәл теннисы, йөзү, мини-футбол, чаңгы, шахмат, волейбол, җиңел атлетика, бадминтон, баскетбол буенча ярышлар кертелгән.