Казан марафоны – 2018

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Казанда 20 майда  Казан марафоны – 2018 узды. Чабышка 10,5 мең кеше чыкты. Марафонда катнашучыларга тәкъдим ителгән дүрт дистанциянең берсен сайлау мөмкинлеге бирелде: 3, 10, 21,1 яки 42,2 км. Йөгерергә яратучыларның күпчелеге өч километрлы лайт-версияне сайлады, ә махсус күнекмәләр алып әзерләнгәннәр зуррак дистанцияләрне яуларга китте. Дәүләт комитеты хезмәткәре Гөлия Исхакова үз көчен нәкъ менә 10 км дистанциядә  сынады: аның финишка килү вакыты 50 минут 55 секунд булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International