«Усадьба» ИК» ДКБП электр энергиясен кулланучылары өчен мәгълүмат

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маендагы 442нче Карары белән расланган Электр энергиясен ваклап сату базарлары эшләвенең төп нигезләмәләренең 16 нчы пункты (алга таба - Төп нигезләмәләр) нигезендә «Усадьба» ИК» ДКБП электр энергиясен кулланучыларына түбәндәге мәгълүматны җиткерә:

1. Электр энергиясен ваклап сату базарлары эшләвенең төп нигезләмәләренең 15 пункты 8  абзацына ярашлы рәвештә, «Татэнергосбыт» АҖ  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына, «Усадьба» ИК» ДКБПның түләү буенча үз йөкләмәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәве сәбәпле, «Татэнергосбыт» АҖ һәм «Усадьба» ИК» ДКБП арасында энергия белән тәэмин ителеш турындагы  2009 елның 4 декабрендәге 2160Э номерлы шартнамәне үтәүдән баш тартуы хакында хәбәр итә.

2. «Татэнергосбыт» АҖ - энергия кабул итү җайланмалары аның эшчәнлеге зонасы чикләрендә урнашкан «Усадьба» ИК» ДКБП кулланучыларына хезмәт күрсәтүгә гарантия бирүче тәэминатчы.

«Татэнергосбыт» АҖ филиалы - Кама бүлекчәсенең түләү өчен реквизитлары:

ИНН 1657082308 КПП 165901001

Р/с 40702810745840001217 в ПАО «АК БАРС» БАНК г. Казань

К/с 30101810000000000805 

БИК 049205805

3. «Татэнергосбыт» АҖнең «Усадьба» ИК» ДКБП  кулланучыларына хезмәт күрсәтә башлавы датасы һәм вакыты: 01.07.2018, 00 сәгать 00 минуттан.

4. «Усадьба» ИК» ДКБП кулланучыларына 01.07.2018, 00 сәгать 00 минутка исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен язып алырга һәм аларны, шул вакыттан санаганда, 2 айдан да соңга калмый, Төп нигезләмәнең 21 пунктына ярашлы рәвештә, шартнамә төзелүе турындагы тәкъдиме кулланучы тарафыннан кабул ителгән гарантияле тәэминатчы адресына юлларга кирәк, яисә башка очракларда - кулланучы белән электр энергиясен тапшыру буенча хезмәт күрсәтү шартнамәсе төзелгән челтәр оешмасы адресына, ә мондый шартнамә төзелмәгән очракта - аның электр хуҗалыгы объектларына кулланучының электр кабул итүче җайланмалары тоташтырылган челтәр оешмасы адресына.

2018 елның 1 июленнән санаганда, 2 айдан да соңга калмый, электр энергиясен (куәтләрен) кулланучыга 2018 елның 1 июленнән сата башлау шарты белән, кулланучылар электр энергиясен (куәтләрен) сатып алуны тәэмин итүче шартнамә төзергә тиеш.

6. Әгәр мондый шартнамәләр төзелмәсә, Төп нигезләмәнең 26 пункты нигезендә, үзенең электр челтәрләренә «Усадьба» ИК» ДКБП тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган кулланучыларның электр кабул итүче җайланмалары турыдан-туры яисә башка юл белән тоташкан челтәр оешмасы түбәндәгеләрне башкара:

электр энергиясен (куәтләрен)  сатып алуны тәэмин итүче шартнамәләр төземәгән һәм шул ук вакытта фактта электр энергиясен куллана торган затларны ачыклый;

әлеге документ белән билгеләнгән тәртиптә исәпкә алмый гына электр энергиясен куллану турында  акт төзи;

әлеге документка ярашлы рәвештә, шартнамәсез генә кулланылган электр энергиясе күләмен исәпли, күләмнәр гарантияле тәэминатчы тарафыннан кулланучыга хезмәт күрсәтүне башлау өчен билгеләнгән датадан соңгы периодка исәпләнә;

шартнамәсез генә электр энергиясен куллануны туктату буенча һәм электр энергиясен кулланучы зат тарафыннан шартнамә төзелмичә генә кулланылган энергия күләмнәре өчен түләүне тәэмин итү буенча электр энергиясен куллану режимын тулысынча чикләүне кертү юлы аша чаралар күрә.

Электр энергиясен чикләү режимы электр энергиясен кулланучы тарафыннан аңа электр энергиясен (куәтләрен) сатуны тәэмин итүче шартнамә төзелгәннән соң һәм  шартнамә төземичә генә кулланылган электр энергиясе өчен билгеләнгән тәртиптә челтәр оешмасы каршындагы бурычларын   каплаганнан соң туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International