Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт Комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

7 август 11.00 сәгатьтә Дәүләт Комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт Комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.  Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең җайга салынулы эшчәнлек төрләре буенча хисабы;

2. Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү буенча эше турында.

Беренче мәсьәлә буенча Казан шәһәре МУП «Водоканал» директоры беренче урынбасары М.И. Салахов чыгыш ясады. Үзенең отчетында ул түбәндәгеләр турында сөйләде:

-2028 елга кадәр инвестиөия программасы;

-КНС "Заречная" төзелешенең беренче этабы;

-БОСКта технологик исне бетерү;

-гамәлдәге ләм мәйданчыкларында ләм утырмасы проблемасы буенча кабул ителгән карарлар;

- 2017 елда башкарылган челтәрләр төзү  эшләре.

 

Икенче сорау буенча Дәүләт комитетының юридик бүлеге башлыгы Б.И. Вәлиуллин  чыгыш ясады. Дәүләт Комитетының норматив хокукый актларына үзгүрешләр кертү эше буенча докладында искәрткәнчә,

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан 2017 елда 454 акт чыгарылган, аларның 324е норматив хокукый акты булып, ТР Юстиция министрлыгында билгеләнгән тәртиптә теркәлде.

ТР Министрлар Кабинеты карарының 7 проекты, ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенең 2 проекты һәм ТР Президенты Указының 2 проекты әзерләнде.

Узган ел Дәүләт комитеты ведомствоара үзара килештерүгә ТР Министрлар Кабинеты карар һәм күрсәтмәсенең 48 проекты кертелде.

8 федераль закон проекты һәм 1 РФ Хөкүмәте карарына кисәтү һәм тәкъдимнәр  җибәрелде.

Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына үзгәрешләр кертү буенча актив эш алып барыла,  бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына үзгәрешләр кертү буенча федераль башкарма хакимият органнарына  2017 елда 30 дан артык тәкъдим җибәрелде.

Моннан тыш, Б.И.Вәлиуллин «Бәяләрнең (тарифларның) җайга салынуы нигезләре турында» закон проекты хакында кыскача сөйләде. Әлеге закон проекты Монополиягә каршы Федераль Хезмәте тарафыннан дәүләт тарафыннан бәяләрне (тарифларны) җайга салу өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы бердәм система оештыручы  норматив хокукый акт булдыру максатыннан  эшләнгән.

 Хәзерге вакытта тарифлар хасил итү өлкәсендә мөнәсәбәтләр  150 дән артык норматив хокукый акты белән җайга салына  (18 федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 40 карары  һәм 100дән артык ведомстволар норматив хокукый актлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International