Килештерү комиссиясенең утырышы узды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

 Бүген Дәүләт комитетының утырышлар залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны Дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Лилия Борисова үткәрде.

Утырышта Килештерү комиссиясе әгъзалары, Дәүләт комитеты белгечләре, Төзелеш министрлыгы һәм тәкъдим ителгән оешма вәкилләре катнашты.

Утырышта "ТАЛАН-Набережные Челны" ҖЧҖ объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су системасына тоташтыру бәясен килештерү мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Шулай ук "Озеро" ("Замелекесье НЧ" ҖЧҖ) аз катлы торак төзелешен "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү  һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру мәсьәләсе каралды.

Гривская урамында урнашкан торак комплексының («Строительно-монтажное управление 88» ҖЧҖ) һәм Короленко урамында урнашкан торак комплексының («Строительная компания «Восток-С» ҖЧҖ) Казан шәһәре "Водоканал" Муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү  һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен түләү турында килештеләр.

Көн тәртибенең Һәр мәсьәләсе буенча  эш буенча вәкаләтле белгеч  Дәүләт Комитеты позициясен белдереп тапшырган документлар буенча кисәтүләрен ясады.

Ошмалар Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән түләү дәрәҗәләрен раслады.

 

Сораулар җомга, 10 августта узачак Идарә утырышы каравына җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International