2018 елның 25-26 октябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә « Коммуналь хуҗалык реформасы: өлкәне тарифлар белән җайга салу» XI Бөтенроссия гамәли семинары уздырылачак.
Коммуналь оешмаларның эшчәнлегенә йогынты ясый торган закон проектларын кабул итү һәм профессиональ эшчәнлекне алып баруга норматив-хокукый таләпләр киңәйтелүе белән бәйле чара «ТКХ белән идарә итү» Мәгълүмат порталы тарафыннан оештырыла.
Семинарның эшлекле программасы кысаларында түбәндәге темалар буенча чыгыш ясалачак:
- Дәүләт Думасы вәкилләре 2019 елда законнарга үзгәреш кертү планнары хакында;
- Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы вәкилләре инвестицион программалар һәм концессион килешүләр хакында;
- Россия Федерациясе Федераль антимонополия хезмәте вәкилләре тарифлар һәм антимонополия җайга салынулар турында;
- Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы вәкилләре ТКХта профессиональ стандартлар хакында;
- Россия Федерациясе Элемтә министрлыгы вәкилләре ТКХ ДИСда эшләү хакында.
Тулырак мәгълүмат белән, түбәндәге сылтама буенча барып, «ТКХ белән идарә итү» Мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.