Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы үткәрелде

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды.

Килештерү комиссиясе әгъзалары 9 мәсьәлә карадылар.

Беренче чиратта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертүне килештерделәр (Әлмәт м.р.: "Экосервис" АҖ; Зәй м.р.: ИП Шакиров Р.Ф.; Лениногорск м.р.: "Төзекләндерү һәм Яшелләндерү" ҖЧҖ; Чирмешән м.р.: "Чирмешән районының коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ; Чаллы шәһәре:
"Идел буе экологик компаниясе" ҖЧҖ). Үзгәрешләр каты коммуналь калдыкларны күмүгә һәм эшкәртүгә чик тарифларны Хөкүмәтнең 2018 елның 25 июлендәге 867 номерлы карарына туры китерү өчен яңадан карауга кагыла.

 

Икенче итеп "Көнбатышка таба китүче җылылык челтәрләре" ҖЧҖнең җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр  күрсәтүенә тарифның тәкъдим ителә торган зурлыгы турында фикер алыштылар. Оешма 2018 елның икенче яртыеллыгына тарифны 2 578,44 сум/Гкал күләмендә билгеләргә тәкъдим итте. "Көнбатышка таба китүче җылылык челтәрләре" ҖЧҖнең җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр  күрсәтүенә тарифның Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә торган зурлыгы үз көченә кергән көннән алып 2018 елның 31 декабренә кадәр 1773,03 сум/Гкал (НДСны исәпкә алмыйча) тәшкил итә. Килештерү комиссиясе әгъзалары технологик югалтуларның югары процент бирүен билгеләп уздылар. Бу хакта фикер алышуга йомгак ясап, Идарә утырышына Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилен чакырырга, Чаллы шәһәре башкарма комитетына хәбәр итәргә, тарифлар аркасында килеп чыга торган тискәре нәтиҗәләргә факторлы анализ ясарга һәм "Көнбатышка таба китүче җылылык челтәрләре" ҖЧҖнә технологик югалтуларны норматив дәрәҗәсенә җиткерү буенча чараларны үз эченә алган энергияне сак тоту программасын тәкъдим итәргә дигән карарга килделәр.

 

 

Шуннан соң "ЖК Парус НЧ" объектларын "Челныводоканал" ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән челтәрләренә кушкан өчен түләү билгеләү мәсьәләләрен карадылар.

 

"Парус" торак комплексының А, Б, В, Г блокларын (магистраль челтәрләр), кушыла торган йөкләнешнең күләме 576,00  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү зурлыгын  5 667 427,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә килештерделәр.

Торак комплексның шул ук блокларын, кушыла торган йөкләнешнең күләме 576,00  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушуны 13 193 239,50 сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә килештерделәр. Дәүләт комитеты канализация көчәнеш станциясе җиһазының соралган кирәкле саны белән килешмәде, проект оешмасы безнең фикерне хуплады. Килештерү комиссиясе әгъзалары гариза бирүченең нигезләү документларын эшләп бетерү өчен Идарә утырышына кадәр вакыты булуны билгеләп үттеләр.

 

"Парус" торак комплексының А блогын, кушыла торган йөкләнешнең күләме 87,2  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү зурлыгын килештерделәр. Су белән тәэмин итү системасына кушкан өчен түләүнең тәкъдим ителә торган дәрәҗәсе 545 692,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә, ташландык суны чыгару системасына кушкан өчен  742 248,25 сум (НДСны исәпкә алмыйча)  күләмендә килештерелде.

 

"Парус" торак комплексының Б блогын, кушыла торган йөкләнешнең күләме 130,4  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләүнең Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә торган зурлыгы түбәндәге күләмнәрдә кабул ителде:  су белән тәэмин итү системасына кушкан өчен - 666 028,25 сум (НДСны исәпкә алмыйча), ташландык суны чыгару системасына кушкан өчен  339 862,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International