"Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" Республика конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе


«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика конкурсына йомгак ясалды, ул республика дәүләт аппаратының һөнәри үсеш системасында мөһим чараларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Насыйбуллина Ильвира Илгиз кызы «Икътисадның реаль секторы белән идарә итү»номинациясендә республика конкурсында җиңүче дип игълан ителде.
Дәүләт комитеты коллективы Ильвира Илгиз кызын шундый дәрәҗәле бүләк алуы белән котлый һәм уңышлы эш һәм республика файдасына яңа казанышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International