Александр Груничев Идарә утырышын үткәрде

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Идарә утырышын үткәрде. Утырышта Дәүләт комитетының 2019 елга республикада торакка һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында, Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында һәм 2017-2019 елларга «Челныводоканал» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында Дәүләт комитеты карары кушымтасына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләрне карадылар.

Идарә әгъзалары докладчыларның чыгышларын тыңладылар, сораулар һәм тавыш бирделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дәүләт комитетының барлык тәкъдимнәре расланды һәм экспертизага ТР Юстиция министрлыгына һәм Прокуратурасына җибәрелде.

Кабул ителгән карарлар басылып чыккан көннән соң 10 көн үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International