Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның яңа система кертүгә кагылышлы чираттагы утырышы булды.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровна Борисова Эшче штабның элеккеге утырышларыннан беркетмә йөкләмәләрен үтәүгә йомгак ясаганнан соң, төбәк операторлары җитәкчеләре 2019 елның 1 нче кварталы өчен финанс эшчәнлеге турында хисап тотты.

Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны урнаштыру һәм алар белән эш итү хезмәте өчен түләү тәртибе һәм кагыйдәләре турында булдырылган позицияләр хакында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Насыйров Илдус Наил улы чыгыш ясады.

Кече һәм урта бизнес предприятиеләренең төбәк операторлары белән шартнамә төзүенә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкаләтле зат вәкиле Камалова Венера Айдар кызы чыгыш ясады.

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында гражданнар һәм юридик затлар өчен каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» ачылды.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 221-82-51.

"Кайнар линия"нең эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00-18.00

җомга: 9.00-16.45

(төшке аш 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International