2020-2022 еллар чорына энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр расланды.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү тәртибе турында" 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программалары буенча боерыкларда түбәндәге таләпләр билгеләнде:

- "2020-2022 елларга җылылык энергиясен җитештерүне, тапшыруны һәм китертүне һәм җылылык энергиясен тапшыручы матдәне җиткерүне гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү турында" 2019 елның 29 мартындагы 59 номерлы (2019 елның 14 маендагы ред.);

- "2020-2022 елларга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү турында" 2019 елның 29 мартындагы 60 номерлы (2019 елның 14 маендагы ред.);

-  "2020-2022 елларга ташландык суларны агызуны гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү турында" 2019 елның 29 мартындагы 61 номерлы (2019 елның 14 маендагы ред.);

-  "2020-2022 елларга кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү турында" 2019 елның 29 мартындагы 62 номерлы (2019 елның 14 маендагы ред.).

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларга расланган таләпләр нигезендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларны яраштырырга һәм Дәүләт комитетына рәсми рәвештә 2019 елның 20 июненә кадәр тапшырырга кирәк.

Боерыклар белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында http://kt.tatarstan.ru танышырга мөмкин: "Документлар" бүлеге - "Җайга салынулы оешмалар" - "Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге" - "Энергия саклау программаларына карата таләпләр".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International