Килештерү комиссиясе утырышы

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

 

 

1. "Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы" муниципаль унитар предприятиесе өчен эчәргә яраклы суга тарифлар килештерү турында;

 

2. "Экопарк" идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Казан шәһәре) өчен каты коммуналь калдыкларны эшкәртүгә тарифлар килештерү хакында;

 

3. "Территориаль җылылык челтәре компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар килештерү турында;

 

4. Башкалар

4.1. 2019 елның апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның дәүләти җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендәге законнарның зарури таләпләрен үтәвенә карата уздырылган тикшерүләрнең нәтиҗәләре хакында.

 

Тәкъдим ителгән мәсьәләләрне Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәләре буенча коммуналь хезмәтләргә тарифлар раслау мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә кертү карары кабул ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International