ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре халык белән очраша

2019 елның 20 августы, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре гражданнарның торакларны җылыту өчен каты ягулык сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыру эше белән танышу максатында районнарда яшәүчеләр белән очрашуларын дәвам итә.

Узган атнада җайга салу органы белгечләре Мамадыш районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Бүген очрашулар Алабуга, иртәгә Әгерҗе районнарында узачак.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев йөкләмәсе буенча ведомство белгечләре республиканың башка районнарында да булачак. Дәүләт комитеты белгечләре сүзләренә караганда, мондый очрашулар авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә каты ягулык сатып алу шартлары турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру эшен оештыруны бәяләү мөмкинлеген бирә.

Исегезгә төшерәбез, кыш алдыннан авыл-сала халкы франко-диләнке шартларында бер тыгыз кубометры өчен 316 сумнан һәм франко-склад шартларында бер тыгыз кубометры өчен 447 сумнан утын сатып алырга мөмкин. Күмернең бәясе, расланган тариф нигезендә, тоннасы өчен 2 893 сум тәшкил итә.

Каты ягулыкка ваклап сату бәяләренең җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдә чик күләме субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла. Субсидия алу турында тулырак: http://kt.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1540210.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International