Тарифларны җайга салу: закон чыгару инициативасы, фәнни нигезләнеш, ачыклык һәм үтемлелек

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Россиянең МКФХ УМҮ белән берлектә оештырылган "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика" фәнни-гамәли конференциясе кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу һәм каты коммуналь калдыклар җыю нормативларын билгеләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Секция эшен ачып, Россия МКФХ торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Елена Цышевская тарифларны җайга салуны регламентлаучы законнардагы яңалыклар хакында хәбәр итте. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү субъектларының эшчәнлеге монополиягә каршы һәм тариф законнарына туры килү-килмәүгә ни рәвешле тикшерүләр башкарылуы турында мәгълүмат бирде. Монополиягә каршы федераль хезмәт органнары тарафыннан ачыкланган төп хокук бозулар турында сөйләде, болар: төбәк операторы эшчәнлегенең расланган территориаль схемаларга туры килмәве, керем составына законда каралмаган чыгымнарны кертү.

Россия төбәкләренең җайга салу органнары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру вакытында җыелган коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты. Фикер алышу, дискуссияләр барышында конференциядә катнашучылар коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салуның һәм көндәшле мохитне саклауның көнүзәк мәсьәләләренә җавап бирде, җайга салучыларның төп бурычын – кулланучының һәм аңа җитештерүченең мәнфәгатьләре балансын үтәүгә ярдәм итәчәк тәкъдимнәрне формалаштырдылар.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина төбәк операторларының бердәм тариф структурасы турында сөйләде. Бу – каты коммуналь калдыкларны транспортлау, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм күмү чыгымнары, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү, төбәк операторларының үз чыгымнары. Әйе, хезмәт күрсәтүләр базарында төбәк операторларының барлыкка килүе, аларның чыгымнарын исәпкә алу хезмәтләрнең кыйммәтләнүенә китерде, әмма шуның белән бергә бу коммуналь калдыкларны чыгаруны, эшкәртүне һәм күмүне тәртипкә салырга, шәһәрләрдә һәм авылларда тәртип сакларга, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау куркынычын киметергә һәм калдыкларны эшкәртү эшчәнлегендә яңа перспективалар ачарга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, Лариса Хәбибуллина төбәк ведомствосының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен җайга салучы норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү белән бәйле төп закон инициативалары турында сөйләде.  

Тариф билгеләүнең ачыклыгын арттыру максатларында, Түбән Новгород өлкәсенең электр энергетикасы, газ белән тәэмин итү өлкәсендә һәм кулланучылар базарында тарифларны дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы Светлана Пупынина фикеренчә, закон чыгару инициативалары исемлеген каты коммуналь калдыкларны транспортлау чыгымнарын бердәм формалаштыру өчен эталоннар раслау өлешендә тәкъдим белән тулыландырырга кирәк.

Волгоград өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты рәисе Светлана Горелова тарифларны җайга салу өлкәсендәге эшне яхшырту өчен барлык стадияләрдә, калдыклар белән эш итү этапларында исәпкә алуны кертергә, җыелган, транспортланган, эшкәртелгән, урнаштырылган каты көнкүреш калдыклары күләмнәрен исәпкә алуның һәм үлчәүнең бердәм берәмлеген билгеләргә тәкъдим итте. Светлана Горелова сүзләренә караганда, килеп туган хәл коммуналь калдыкларны чыгаруга транспорт чыгымнарын нормалаштыруга системалы якын килүне таләп итә. Моннан тыш, ул нормативларны билгеләү региональ дәрәҗәдән федераль дәрәҗәгә күчәргә һәм тулаем ил буенча җитди фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәсе булырга тиеш дигән идеяне хуплады.

"УК ПЖКХ" ҖЧҖнең IT инфраструктура бүлеге башлыгы (төбәк операторы) Александр Кармалитов АИСның "Калдыклар" программа продуктын тәкъдим итте. Әлеге комплекс каты коммуналь калдыкларны ташучыларның, каты коммуналь калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү объектларының эшчәнлеген автоматлаштыру өчен эшләнгән.

Узган фәнни-гамәли конференциягә йомгак ясап, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын реформалаштырудагы төп көчләрне бүген әлеге өлкәне җайга салучы нормалар иҗат итүне үстерүгә, шулай ук тарифларны җайга салуга, барлык төркем кулланучылар өчен дә фәнни нигезләнгәнлек, ачыклык һәм һәркем файдалана алырлык яңа хезмәт күрсәтүне җайга салуга юнәлтергә кирәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International