Татарстанда электричкаларда йөрү күрше төбәкләргә караганда арзанлырак

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында объектларны инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү, шулай ук "Содружество" АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тариф раслау турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында Чаллыдагы яңа төзелгән объектларны "Челныволоканал" ҖЧҖнең инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү күләме билгеләнде. Кайбер чаралар буенча проект-смета документациясендәге сумма Дәүләт комитеты тарафыннан азрак якка үзгәртелде. Расланган түләү күләме гариза бирүче белән килештерелде.

Моннан тыш, Идарә утырышында "Содружество" акционерлык җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тариф та расланды.  Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге тариф 2015 елның декабреннән үзгәрмәгән иде.

Пассажирга дүрт дистә чакрымлы зона чикләрендә йөрүнең уртача озынлыгы 56 сумнан 60 сумга кадәр төшәчәк.

Казан-Кизнер, Кизнер-Казан, Ижевск-Кизнер, Кизнер-Ижевск маршрутлары буенча югары уңайлыклы 1 һәм 2 класс вагоннарында барган өчен тиешенчә 60 һәм 40 сум күләмендә өстәмә түләргә туры итәчәк. Бу түләү, кайсы пунктта утыруга карамастан, пассажирдан 1 тапкыр алына.

Чагыштыру өчен: Ульян өлкәсендә (шул ук 4 зона чикләрендә) шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү – 65 сум, Оренбург өлкәсендә – 68 сум, Свердлау өлкәсендә – 81 сум, Мордовия Республикасында – 83,2 сум, Башкортстан Республикасында – 84 сум, Пенза өлкәсендә – 88 сум, Киров өлкәсендә – 94 сум, Түбән Новгород өлкәсендә – 98 сум, Удмуртия Республикасында-101 сум, Мари Иле Республикасында – 116 сум, Пермь краенда – 104 сум, Чуаш Республикасында – 124 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International