Яшәү өчен мөһим булган дару препаратларына бәяләрне формалаштыру тәртибе турында

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты гражданнарга Россия Федерациясе территориясендә яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратлары исемлегенә кертелгән даруларга бәяләрнең дәүләт тарафыннан җайга салынуы турында хәбәр итә.

2019 елда гамәлдә булган яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратлары исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 10 декабрендәге 2738-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратлары бәяләрен дәүләти җайга салу түбәндәгечә башкарыла: федераль дәрәҗәдә җитештерүчеләрдән киткән чик бәяләрне теркәү һәм яшәү өчен кирәкле һәм Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле хакимият органнары тарафыннан аеруча мөһим булган дару препаратларына җитештерүчеләрдән китә торган фактик бяәләргә ваклап сатуда өстәмә бәяләрнең күмәртәле һәм чик күләмнәрен билгеләү.

Яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратлары бәяләре, теркәлгән бәядән артмый торган җитештерүчене фактик бәясе буларак, мондый даруның һәр атамасы буенча исәпләнә торган чик максималь дәрәҗәләрдән һәм чик дәрәҗәдә күмәртәләп сату өстәмәсеннән һәм (яки) чик дәрәҗәдә ваклап сату өстәмәсеннән артык була алмый.

Яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратлары исемлегенә кергән даруларның чик бәясе арттырылганмы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен, даруханәдә дару препаратының ваклап сату бәясенең чик бәясе белән әлеге препаратның фактик бәясен чагыштырып карарга кирәк.

Татарстан Республикасында яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратларына чик бәяләр турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Шулай ук, "Дару чаралары әйләнеше турында" 2010 елның 12 апрелендәге 61-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, тиешле мәгълүматны даруханә оешмалары, барлык кызыксынучы затлар игътибарына җиткерү өчен, уңайлы формада урнаштырырга һәм, басылып чыгу дәрәҗәсенә карап, яңартып торырга тиеш.

Яшәү өчен кирәкле һәм аеруча мөһим булган дару препаратлары бәяләрен формалаштыру тәртибе турында мәгълүмат хаты Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International