Электр энергетикасы базарында нәтиҗәле эш: Мәскәү шәһәрендә семинар узачак

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

 2020 елның 19-20 мартында Мәскәүдә "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы оештырган "Хәзерге заман законнары шартларында электр энергетикасы базарында катнашучыларның нәтиҗәле эше" дип аталган IV Бөтенроссия гамәли семинары булачак.

Семинарның төп темалары:

* Законнарның хәзерге торышы һәм планлаштырыла торган үзгәрешләре;

• Челтәр һәм сату оешмаларының үзара хезмәттәшлеге. Электр энергетикасы тармагында тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

• Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу. Инвестиция программалары;

• Челтәрләргә технологик тоташтыру. Гарантия бирүче статусыннан мәхрүм итү;

• Челтәрле егәрлек резервына түләү. Энергияне сак тоту эшчәнлеген лицензияләү;

• Челтәр оешмалары критерийларын катгыйландыру.

Семинарны үткәрү урыны: Мәскәү шәһәре, "Измайлово" ДК, "Вега" корпусы, Измайлово шоссесы, 71 йорт.

Семинар программасы белән "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.

Проект координаторыннан тулырак мәгълүмат алырга һәм семинарга теркәлергә мөмкин: Корнеева Татьяна, тел.: 8 (499) 372-10-39 (доб. 687), 8 (929) 341-35-45,
e-mail.:  t.korneeva@od-group.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International