"Тариф светофоры": Татарстанга монополиягә каршы федераль хезмәтнең сынау проектына кушылырга тәкъдим ителде

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     Монополиягә каршы федераль хезмәт "Тариф светофоры" дигән сынау проектын башлап җибәрә. Бу – тарифларны билгеләгәндә тупас хокук бозу очракларын автомат рәвештә ачыклаячак программа тәэминаты. Монополиягә каршы федераль хезмәттә, яңа проект хезмәт күрсәтүчеләр арасында хокук бозулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар.       Сынау проектында Мәскәү һәм Калининград шәһәрләре катнаша. Мөгаен, Татарстан да кушылыр.

"Безгә шундый тәкъдим килде, без аны караячакбыз. Минемчә, без риза булырбыз, чөнки Татарстан һәрвакыт алдынгы әйберләр ясаучы төбәкләргә кушыла", — диде журналистларга биргән интервьюсында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International