Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.