Су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыру буенча мәгълүмат бирү хакында

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Инженерлык-техник тәэминат челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча федераль законнар үтәлешен контрольдә тоту максатларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Сездән кушымта нигезендә Үз муниципаль районыгызның барлык җайга салынулы оешмалары буенча коммуналь инфраструктура челтәрләренә тоташтыру өчен түләү өлешендә мәгълүмат бирүегезне сорый.

Тутыру өчен форма шулай ук www.kt.tatarstan.ru сайтында, “Документлар” – “Җайга салынулы оешмаларга” – “Технологик тоташтыру” бүлегендә урнаштырылган.

Тутырылган формаларны 2015 елның 2 мартына кадәрге срокта Дәүләт комитеты адресына кәгазьдә һәм Sergey.Merkurev@tatar.ru электрон адресына электрон рәвештә җибәрергә кирәк. Формаларны тутыру мәсьәләсендә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (8-843)221-82-46 (технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе – Меркурьев Сергей Александрович).

Боларга өстәп, Дәүләт комитеты шунысын да хәбәр итә: тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле органга  мәгълүматларны бирмәү яки белә торып төгәл булмаган хәлдә җиткерү административ хокук бозу билгеләрен барлыкка китерә, аның өчен РФ КоАП 19.7.1 статьясының 1 өлеше буенча җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International