Җитештергәндә һәм транспортлаштырганда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларында югалган кайнар, эчә торган һәм техник су күләмен хисаплап чыгару тәртибен раслау хакында

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Россия Төзелеш министрлыгының 17.10.2014 ел, №640/пр боерыгы белән Җитештергәндә һәм транспортлаштырганда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларында югалган кайнар, эчә торган һәм техник су күләмен хисаплап чыгару буенча методик күрсәтмәләр расланды.

Җитештергәндә югалган кайнар, эчә торган һәм техник су күләмен һәм чыгымнарын хисаплап чыгару су әзерләү станцияләрен эксплуатацияләгәндә кирәкле булган су күләмен нигезләү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы оешмаларның су белән тәэмин итү балансын нигезләү максатларында, ә аны транспортлаштырганда – әгәр дә суны исәпкә алу узелы кайнар, салкын су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы оешманың, абонентның яки транзит оешманың эксплуатация җаваплылыгы чикләрендә урнашмаган булса – бирелгән (алынган) су күләмен хисаплап чыгару максатларында, су белән тәэмин итү балансларын нигезләү һәм ресурслардан файдалану нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен билгеләү максатларында башкарыла.

Шул исәптән түбәндәгеләр билгеләнде:

кайнар, эчә торган, техник суны җитештергәндә югалган су чыгымнары һәм күләме структурасы (нигездә, эчә торган суны һәм техник суны җитештергәндәге чыгымнар технологик чыгымнарны (су әзерли торган станцияләрнең үз ихтыяҗларына булган чыгымнарын), хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗларга булган чыгымнарны һәм оештыру-исәпкә алу чыгымнарын үз эченә ала);

транспортлаштырганда кайнар, эчә торган, техник су чыгымнары (суүткәргеч челтәренә тапшырыла торган су күләме белән фактта абонентларга җиткерелгән су күләме арасындагы аерма), ә атап әйткәндә технологик чыгымнар, хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен булган чыгымнар һәм оештыру-исәпкә алу чыгымнары;

транспортлаштырганда югалган су чыгымнарын һәм күләмен ачыклау тәртибе.

 

http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_175520/#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International