ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге дәүләти җайга салу органнарының 2014 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2015-2016 елларга төп бурычларны билгеләү буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

2-3 апрель көннәрендә дәүләти җайга салу органнарының гадәттәгечә Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды, анда 2014 ел өчен дәүләти җайга салуның нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2015-2016 елларга төп эш юнәлешләре билгеләнде.

Киңәшмәдә 600 артык кеше катнашты, алар арасында Федерация субъектларының җайга салу органнары җитәкчеләре, тармак берләшмәсе, бизнес-оешмалар, ММЧ вәкилләре бар иде. Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.В. Дворкович, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары В.М.Кравченко, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.В.Чибис докладлар белән чыгыш ясады. Моннан тыш, киңәшмә кысаларында шәһәр яны пассажирларны ташу өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салуны оештыру проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды.

2014 елдагы эшкә нәтиҗә ясап, Россиянең ФТХ җитәкчесе Новиков Сергей Геннадьевич узган елда төрле өлкәләрдә табигый монополияләр эшчәнлеген җайга салу буенча зур эш башкарылуы турында билгеләп узды.

Әйтик, электр энергетикасы өлкәсендә дәүләти җайга салу өлешендә тарифларны һәм бәяләрне, шулай ук технологик тоташтырган өчен түләүне билгеләү һәм аларның дәрәҗәләрен яңадан карап тикшерү процедураларын җентекләүгә юнәлдерелгән норматив-хокукый базаны үзгәртү тәкъдим ителгән. Моннан тыш, Россиянең ФТХ тарафыннан технологик тоташтыру өчен фаразланган белешмәләр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматны челтәрле оешмалар тарафыннан тагын да тулырак итеп ачуны күз уңында тотучы Карар проекты эшләнгән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелгән.

Газ өчен бәяләрне һәм тарифларны җайга салу өлкәсендәге законнарны камилләштереп, хезмәт тарафыннан газ, аны транспортлаштыру һәм газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен күмәртәләп сату бәяләрен җайга салуны җентекли торган норматив-хокукый актлар эшләнгән. Федераль тарифлар хезмәтендә Газ өлкәсендә дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча эксперт советы төзү дә шулай ук әһәмиятле вакыйга булган.

Хезмәт башлыгы әйтеп узганча, ФТХ тимер юл транспорты өлкәсендә дәүләти җайга салуның комплекслы озак вакытлы моделен формалаштыру бурычын үз алдына куя. Әлеге мәсьәләнең кайбер чишелеш юлларын уңышлы дип санарга мөмкин, иң беренче чиратта, “РТЮ” ААҖ өчен йөк ташу өлешендә “тариф коридоры” билгеләү, шулай ук Тарифларны озак вакытлы җайга салу методикасын кабул итү, шуның нигезендә 2014-2018 елларга тарифлар билгеләнгән.

Пассажирлар ташу турында сөйләгәндә, С.Г. Новиков ведомствоның хәрәкәт итүче составны арендалау, аның белән идарә итү һәм эксплуатацияләү, ремонтлау буенча “РТЮ” ААҖ хезмәтләренә түләү күләмнәрен һәм шәһәр яны пассажирларны ташу өчен икътисади  нигезләнгән тарифлар дәрәҗәсен билгеләү буенча методологик база формалаштыруга карата, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының тариф органнары тарафыннан үз функцияләрен башкаруны, шул исәптән икътисади нигезләнгән тарифлар дәрәҗәсен раслау һәм халык өчен тарифлар билгеләүне мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча үзенә йөкләнгән функцияләрне үтәячәген искәртте.

Озак вакытлы җайга салу моделе аэропортларда һәм портлардагы тарифларны җайга салу өлкәсендә дә эшли башларга тиеш. Шуның белән берлектә, доклад барышында хезмәт җитәкчесе сөйләгәнчә, аэропортларның һәм портларның эшчәнлеген либеральләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләр тормышка ашырылган.

Моннан тыш, 2014 ел дәвамында транспорт чараларын техник яктан карау кагыйдәләрен камилләштерү өлкәсендә ФТХ зур эш башкарган, 2015 елда Транспорт чараларын күчерү һәм саклауга карата тарифлар исәпләү буенча методик күрсәтмәләр эшләп бетереләчәк. Хезмәт тарафыннан җиткерелгән, норматив-хокукый актларда беркетелгән тәкъдимнәр РФ Хөкүмәте карамагында.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә җайга салу турында сөйләгәндә, җитәкче кайбер позитив үзгәрешләрне инде күзәтергә мөмкин булуы хакында әйтте: әйтик, 2013 ел белән чагыштырганда, үз эшендә тарифларны озак вакытлы җайга салу моделен кулланучы оешмаларның саны сизелерлек арткан. Шул ук вакытта  тарифларны озак вакытлы җайга салуга күчү буенча вакытларны саклау максатында ФТХ 2015 ел дәвамында киң кырлы эш башкарачак.

Коммуналь хезмәтләргә гражданнар өчен түләү күләмен чикләүне ФТХ башлыгы әһәмиятле бурычларның берсе дип атады. 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап аерым коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны арттыруны чикләү чикләре башка билгеләнмәячәк. Башка механизм гамәлгә кертелә - гражданнарның җыелма түләвен чик дәрәҗәдә чикләү. Сергей Новиков билгеләп узганча, 2014 елда мондый чикләүләр беренче тапкыр эшли башлаган.

Шул ук вакытта 2015 елда ил буенча уртача алганда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләве фактта планлаштырылганнан азрак артачак: мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 1 июльдән башлап үзгәрешләр 8,7% урынына 8,3% тәшкил итәчәк. Шуның белән беррәттән, ФТХ ассызыклаганча, 2015 елның 1 июленнән башлап табигый монополияләрнең тарифлары яңадан каралмаячак. «2015 елның 1 июленнән башлап тарифларны индексацияләүдә нинди дә булса үзгәрешләр турында карарлар юк, – диде ул. – 1 июльдән башлап системалы карауларны планлаштырмыйбыз». Шулай ук С.Новиков 2016 елда тарифларны тизләтеп арттыру буенча карарлар кабул ителмәгән: «Ахыргы карар сентябрьдәге социаль-икътисади үсешне фаразлау кысаларында кабул ителә», – диде ул.

2015 елның төп бурычы итеп хезмәт башлыгы бердәм “электрон җайга салынулы тирәлек” булдыруны атады. Әлеге юнәлештә актив эш алып барыла: 2015 елның 30 гыйнварында Дәүләт Думасы беренче укылышта федераль закон проекты кабул итте, анда каралганча, мәгълүмат ачуның бердәм дәүләт порталында төрле категория кулланучылары өчен расланган рәвешләрдә, шул исәптән ачык белешмәләр рәвешендә, җайга салу органнары тарафыннан җайга салынулы эшчәнлек төрләренә карата расланган бәяләр һәм тарифлар турында мәгълүмат урнаштырылачак, шулай ук табигый монополияләр субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырылачак.

С.Новиков билгеләп узганча, Федераль тарифлар хезмәте уртача вакытлы перспективага түбәндәге бурычларны үз алдына куя:

Кулланучыларны яклау дәрәҗәсен арттыру һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттыру;

Җайга салынулы оешмаларның тарифлар үсешен узган елгы инфляция дәрәҗәсенә карата чикләү;

Энергетиканы үстерү;

Шәһәр яны пассажирларны ташу базарын эшләтүнең норматив-хокукый базасын камилләштерү;

Тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратлары исемлегенә керүче дару препаратларына бәя билгеләү өлкәсендә законнарны камилләштерү;

Халыкара хезмәттәшлекне үстерү.

Әлеге мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү тарифларны дәүләти җайга салуның төп максатын тормышка ашыруны – табигый монополияләр субъектларының һәм аларның хезмәтләреннән файдаланучыларның мәнфәгатьләр балансын тәэмин итүне мөмкин итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International