ТКХ ДМС системасына мәгълүмат җиткерүчеләр буларак барык тик күпфатирлы йортларга, торак йортларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларны җиткерүче ресурс белән тәэмин итүче оешмалар гына санала.
2014 елның 21 июлендәге “Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында” № 209-ФЗ Федераль закон нигезләмәләре буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмалар мәгълүматны ТКХ ДМС (http://dom.gosuslugi.ru) системасында 2016 елның 1 июленнән башлап тулы күләмдә урнаштырырга тиешләр.
Мәгълүматны әлеге системада урнаштырмаган өчен яки мәгълүматны урнаштыру тәртибен, ысулларын һәм (яки) вакытларын бозган өчен, яисә мәгълүматны тулы булмаган күләмдә урнаштырган өчен административ җаваплылык каралган.
Россия Федерациясе законнары югарыда атап үтелгән федераль закон йогынтысына эләгүче җайга салынулы оешмалар тарафыннан бозылуга юл куймас өчен ТКХ ДМС системасында теркәлергә һәм аталган системада мәгълүматның үз вакытында урнаштырылуын тәэмин итәргә кирәк.