Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, шәһәрдә якын киләчәктә яңа муниципаль парковкалар барлыкка киләчәк. Казан Башкарма комитетының 27.04.2016 № 1806 карары нигезендә яңа муниципаль парковкалар түбәндәге урам-юл кишәрлекләрендә оештырылачак:
Толстой урамы (урамның җөп ягы, Щапов урамы тыкрыгыннан Горький урамына кадәрге тыкрыкка кадәр);
Маяковский урамы (урамның җөп ягы, Ульянов-Ленин урамындагы тыкрыктан башлап Маяковский урамы буенча 12 санлы йорт янәшәсендәге гамәлдәге муниципаль парковкага кадәр);
Маяковский урамы (урамның җөп ягы, Маяковский урамы буенча 24 санлы йорт янәшәсендәге машина керә торган кесәдән башлап Щапов урамындагы тыкрыкка кадәр);
Гоголь урамы (урамның так ягы, Горький урамындагы тыкрыктан башлап Щапов киселешенә кадәр);
Маяковский урамы (урамның так ягы, машина керә торган кесәләрдә, Бутлеров урамындагы киселештән башлап Некрасов урамы тыкрыгына кадәр);
Г.Исхакый урамы (урамның так ягы, Чернышевский урамы киселешеннән башлап Р.Яхин урамы киселешенә кадәр);
Гоголь урамы (урамның җөп ягы, К.Маркс урамы киселешеннән башлап Зур Кызыл урамы киселешенә кадәр);
Ульянов-Ленин урамы (урамның так ягы, Маяковский урамы киселешеннән башлап Ульянов-Ленин урамындагы 23 санлы йортка кадәр);
Миславский урамы (урамның так ягы, Миславский урамындагы 11 санлы йорттан башлап Батурин урамы киселешенә кадәр);
Профсоюз урамы (урамның җөп ягы, Кремль урамы киселешеннән башлап гамәлдә булган, Чернышевский урамы буенча 4 санлы йорт янәшәсендәге муниципаль парковкага кадәр);
Г.Исхакый урамы (урамның ике ягыннан, Чернышевский урамы киселешеннән башлап Т.Гыйззәт урамына кадәр);
Н.Столбов урамы (гамәлдә булган муниципаль парковка каршысындагы сквер янәшәсендәге кишәрлек);
Г.Камал урамы (урамның так ягы, Г.Тукай урамы киселешеннән башлап Мәскәү урамы киселешенә кадәр, җөп ягы – машина керә торган кесәдә);
Профессор Нужин урамы (так як, КСК УНИКС бинасына каршы якта);
Нәриманов урамы (урамның так ягы, Нәриманов урамы буенча 65 санлы йорт алдындагы машина керә торган кесә);
Ульянов-Ленин урамы (урамның так ягы, Маяковский урамындагы тыкрыктан башлап Мөштәри урамындагы киселешкә кадәр);
Мөштәри урамы (урамның ике ягыннан, Горький урамы киселешеннән Щапов урамы тыкрыгына кадәр);
М.Җәлил урамы (урамның так ягы, Островский урамы тыкрыгыннан башлап Бауман урамының җәяүлеләр зонасы башланганчыга кадәр);
Нәриманов урамы (урамның так ягы, Т.Гыйззәт урамындагы тыкрыктан башлап Чернышевский урамы тыкрыгына кадәр);
Толстой урамы (урамның җөп ягы, Бутлеров урамы киселешеннән башлап Щапов урамы киселешенә кадәр);
Гоголь урамы (урамның так ягы, Гоголь урамы киселешеннән башлап К.Маркс урамы тыкрыгына кадәр, җөп як – машина керү кесәләрендә);
Миславский белән Батурин урамнары кисешендәге кишәрлек.
Шәһәр урамнарында тиешле юл билгеләре һәм мәгълүмат такталары урнаштырылды инде. Якын киләчәктә парковка урыннарына юл билгеләрен сала башлаячаклар.