Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең “Җылы белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларына үзгәрешләр кертү турында”31.08.2016 №867 карары (алга таба – Карар) нигезендә мәгълүмат ачу стандартларына үзгәрешләр кертелде.

         Әйтик, аталган Карар нигезендә, оешмалар мәгълүматны кызыксынган затларның язмача гарызнамәсе буенча ачарга мөмкин, алар тарафыннан мәгълүмат тапшыруга бәйле чыгымнар капланган очракта.     Түләү бәясенең 1000 сумнан артык була алмаганлыгы турында әйтелә.

         Шулай ук, Карарда каралганча, оешмалар җылылык энергиясе чыганакларын, җылылык челтәрләрен эксплуатациядән чыгару турында,  (квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның 10 көненә кадәр), шулай ук җылылык энергиясен куллану режимын чикләү һәм туктату, туктатып тору нигезләре хакында (ел саен 1 мартка кадәр) мәгълүматны ачыктан-ачык файдалана алырлык итеп  урнаштырырга тиеш.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Карарда яңа булдырылган оешмалар өчен мәгълүмат урнаштыруның аерым чорлары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International