Электр челтәрләре оешмалары игътибарына!

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя билгеләү нигезләренең (алга таба – Бәя билгеләү нигезләре) 87 пункты, шулай ук Россия ФТХнең  11.09.2012 №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең 7 пункты нигезендә алдагы җайга салу чорыннан соң килә торган елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәгеләр расланган булырга тиеш:

- Методик күрсәтмәләрнең IV бүлеге буенча стандартлаштырылган тариф ставкалары;

- Методик күрсәтмәләргә карата 2 кушымта буенча Методик күрсәтмәләрнең 8 һәм 9 пунктлары нигезендә җайга салу чорына хисапланган максималь егәрлек берәмлеге өчен ставкалар;

- технологик тоташтырган өчен түләү формуласы.

Бәя билгеләү нигезләренең 87 пункты буенча аталган ставкаларны билгеләү территориаль челтәр оешмалары тарафыннан бирелгән, технологик тоташтыру өчен планлаштырыла торган чыгымнар турындагы белешмәләрне фаразлау нигезендә гамәлгә ашырыла.

Максималь егәрлек берәмлеге өчен түләү ставкалары һәм стандартлаштырылган тариф ставкалары Татарстан Республикасындагы күпчелек территориаль челтәр оешмалары өчен элегрәк билгеләнмәде һәм технологик тоташтырган өчен киткән чыгымнар анализланмады, шуңа күрә Сезгә 1 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына 2017 елга аталган ставкаларны билгеләү буенча гариза һәм нигезле материаллар тапшырырга киңәш итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International