Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 14 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Электр челтәрләре предприятиесе – НК” ҖЧҖ электр челтәрләренә “Солтекс” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырганга түләү билгеләү хакында.

2. . “Электр челтәрләре предприятиесе – НК” ҖЧҖ электр челтәрләренә ШЭ Ерашов А.С. энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырганга түләү билгеләү хакында.

3. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына “Грань” ҖЧҖ объекты – Родина урамы буенча 26 йорт адресы буенча торак комплексын шәхси тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына “ТСИ” ҖЧҖ объекты – Родина урамы буенча 26 йорт адресы буенча торак комплексын шәхси тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында .

5. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте өчен җыентык суларны транспортлауга карата тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International