“Казан җылылык челтәрләре” су үткән урыннарны ачыклау өчен суга буягыч салачак

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдә “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы “Казан җылылык челтәрләре” Казанның 2 ТЭЦ һәм “Азино” котельныеннан килә торган магистраль җылыүткәргечләренең челтәр суына яшел төстәге буягыч (Уранин-А) салачак.

Суга буягыч салу җылылык челтәрендәге су үтә торган урыннарны ачыклау өчен кирәк. Уранин-А җылы белән тәэмин итү системаларында куллану өчен рөхсәт ителә һәм су ага торган урыннарны буйый торган индикатор рәвешендә кешеләрнең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәлеккә кыркынычсыз буягыч сыйфатында Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителгән.

“Казан җылылык челтәрләре” Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Савет районнарында яшәүчеләрдән “яшел су”ны күргәндә, шул исәптән кайнар су краныннан шундый су килгәндә компаниянең диспетчерлык хезмәтенең түбәндәге телефонына шалтыратырга куша: 291-87-95 (күп каналлы).

http://www.kzn.ru/news/56084-%C2%ABkazanskie-teplovye-seti%C2%BB-vvedut-v-vodu-krasitel-dlya-vyyavleniya-mest-utechki

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International