Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2016-2018 елларга кулланучыларга “Осиновоның җылы белән тәэмин итү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җиткерә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

2. “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.

3. “Алабуганың җылылык челтәрләре предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында җиткерелә торган кайнар суга тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International