"Метроэлектротранс" МУП 2017 елда 15 троллейбус һәм 7 трамвай сатып алырга планлаштыра

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

"Метроэлектротранс" МУП, автомобиль сәнәгатенә һәм яңа хәрәкәт составын субсидияләүдә теләктәшлек күрсәтү программасын тормышка ашыру шарты белән, 2017 елда 15 троллейбус һәм 7 трамвай сатып алырга планлаштыра, дип хәбәр итте Казан башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә предприятиенең генераль директоры Әсфан Галәвов. Быел 3 бүлемтекле өч трамвайны китертү буенча шартнамә төзелгән инде.

Әсфан Галәвов искәрткәнчә, трамвай-троллейбус паркын яңарту 2007 елдан бирле планлы рәвештә тормышка ашырыла. Әйтик, 2016 елда 70 яңа троллейбус һәм 22 трамвай сатып алынган. "Метроэлектротранс" МУП генераль директоры искәртеп узганча, барлык электр транспорты маршрутларында да заманчалы җайлы хәрәкәт составы эксплуатацияләнә, алар кулланылышта да уңайлы һәм җылыту һәм кондиционерлау буенча иң яңа система белән җиһазландырылган. Моннан тыш, яңа сатып алынган трамвайларның һәм троллейбусларның барысында да идән һәм салонга менү өчен чыгарылма яссылык конструкцияләре аз хәрәкәтләнүче пассажирларга яраклаштырып эшләнгән.

http://www.kzn.ru/news/57431-mup-metroelektrotrans-planiruet-priobresti-v-2017-godu-15-trollejbusov-i-7-tramvaev

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International