Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 мартыннан 24 мартына кадәр Мәскәү шәһәрендә "ТКХ идарәсе" мәгълүмат порталы "Хәзерге закончалык шартларында электр энергетикасы базарында катнашучыларның нәтиҗәле эше" Россиякүләм гамәли семинарын оештыра.

Семинарның максаты – 2016 елгы нәтиҗәләрне ныгыту һәм 2017 елгы яңалыклар һәм планнар турында фикер алышу, яңа шартларда предприятиеләрнең эшчәнлеген оптимальләштерү юлларын бергәләшеп эзләү.

Бу максатка ирешү өчен утырыш залларында Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, тәҗрибәле юристлар, электр энергетикасы өлкәсендәге экспертлар, гарантияле рәвештә җитештерүче предприятиеләрнең һәм  территориаль-челтәр оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре җыелачак.

 Актуаль докладлар белән түбәндәгеләрнең вәкилләре чыгыш ясаячак:

  • РФ Дәүләт Думасы;
  • РФ Энергетика министрлыгы;
  • РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы;
  • РФ Икътисади үсеш министрлыгы;
  • РФ Иҗтимагый палатасы;
  • Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәте;
  • Электр энергетикасының һөнәри бергәлегендәге башка вәкилләр

Семинарда төп темаларның берсе булып түбәндәгеләр торачак:

  • Электр энергетикасы предприятиеләренең эшенә караган өлештә законнардагы хәзерге һәм планлаштырылучы үзгәрешләр;
  • Йөкләмәләр үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр (23.12.2016 № 1455 РФ ХК);
  • Гарантияле рәвештә җиткерүчеләр, челтәр оешмалары һәм кулланучылар арасында түләү срокларын синхронлаштыру;
  • Яңа ваклап сату базары моделе (Россия Энергетика министрлыгы проекты);
  • Челтәр һәм сатып җибәрү компанияләре арасындагы аңлашылмаучанлыклар: бәхәсләрне җайга салу ысуллары;
  • Территориаль-челтәр оешмалары (ТЧО) критерияләрен катгыйландыру;
  • Электр челтәрләренә технологик тоташтыруның яңа кагыйдәләре;
  • Электр энергиясеннән исәпкә алмыйча һәм шартнамәсез файдалану;
  • ТКХ ДМС закон ягыннан тәэмин итү һәм гамәлдә куллану;
  • Электр энергетикасы базарын тариф ягыннан җайга салу, тарифлар буенча килешенмәүчәнлекләрне җайга салу;
  • Энергияне сатып җибәрүче һәм челтәр компанияләре өчен биллинг чишелешләре.

Татарстан Республикасы буенча катнашучыларны теркәү 13.02.2017 башлап 28.02.2017 кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә мәгълүмат алу һәм теркәлү өчен оештыру комитеты вәкилләре белән түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә кирәк: 8(916)266-12-32, 8(499)372-10-39 яки

 е-mail: a.nesterov@od-group.ru  - Нестеров Артем Аркадьевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International