Оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсендә 2016 ел өчен мәгълүмат һәм зарури материаллар тапшыру кирәклеге хакында

2017 елның 3 марты, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылы белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсендә билгеләнгән вакытларда 2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүмат һәм зарури материаллар тапшыру кирәклеге хакында хәбәр итә. 

Тутыру өчен кирәкле хисапнамә рәвешләре "БМАС" ФДМС системасы аша җибәрелде, шулай ук Дәүләт комитеты сайтында "Документлар", "Җайга салынулы оешмаларга" бүлегендә ("Коммуналь комплекс оешмалары", "Электр һәм җылылык энергетикасы" бүлекчәләре) урнаштырылды.

Хисапнамә тапшыру чоры: 31.03.2017.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International