Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 10 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:

1. 2017 елга "Татэнерго" акционерлык җәмгыятенең Чаллы ТЭЦ филиалы өчен эчә торган суны транспортлаганга һәм җыентык суларны транспортлаганга тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International