1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Хәтер дивары” ясадылар, ул Дәүләт комитетының беренче катында урнаштырылды.
“Хәтер дивары”нда ведомство хезмәткәрләре фронттан яки өйләреннән, истәлекле бүтән гаилә документларыннан, уртак Җиңү өчен сугышкан яки тылда эшләгән туганнарының һәм якын кешеләренең Бөек Ватан сугышына бәйле булган фотоларының, бүләкләү кәгазьләренең, хатларның күчермәләрен урнаштырдылар.