Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы "Свияжски авыл җирлеге" муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан причалны бирү буенча "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик дәрәҗәдә максималь тариф билгеләү хакында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативларын раслау турында” 07.10.2016 № 6-79/тп карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International