25 майда 7.00 сәгатьтән башлап Казанда Даурия белән Һ.Такташ урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хәл юл эшләренә бәйле, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Даурия урамында хәрәкәт өлеше Оренбург трактыннан башлап Һ.Такташ урамына кадәр ябылачак. Һ.Такташ урамында хәрәкәт итү Даурия урамыннан башлап Назарбаев урамына кадәр чикләнәчәк.
Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.