Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан причалны бирү буенча "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик дәрәҗәдә максималь тариф килештерү хакында.

2. "Компроект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Совет районындагы "Светлая долина" торак комплексының М-1 микрорайонындагы 1-10 торак йортның 3 корпусы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

3. "Компроект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Совет районындагы "Светлая долина" торак комплексының М-1 микрорайонындагы 1-10 торак йортның 3 корпусы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

4. "№12 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Киров районындагы Идел буе урамы буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

5. "№12 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Киров районындагы Идел буе урамы буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

6. "88 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Комсомольская, Яруллин ур. буенча административ биналары һәм җир асты машина тукталышы кертеп төзелгән торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

7. "88 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Комсомольская, Яруллин ур. буенча административ биналары һәм җир асты машина тукталышы кертеп төзелгән торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

8. Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International