№ 6001 Казан-Свияжски һәм № 6476 Свияжски-Арча шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү маршрутлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Түрлемәгә кадәр озынайтыла. Яңа график 2 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, № 6001 Казан-Свияжски поезды Свияжскига кадәр гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итә, ә алга таба: Свияжски (9.37-9.38), т.п. 746 км (9.44-9.45), т.п. Шырдан (9.53-9.54), т.п. Воробьевский (9.57-9.58), Түрлемә (килү 10.03).
№6476 Свияжски-Арча поезды түбәндәге расписание буенча хәрәкәт итә: Түрлемә (китү 10.46), т.п. Воробьевский (10.52-10.53), т.п. Шырдан (10.55-10.56), т.п. 746 км (11.04-11.05), Свияжски (11.11-11.12), алга таба – гамәлдәге расписание буенча.