16 июньнән башлап «КрасАвиа» авиакомпаниясе Казаннан Сочи шәһәренә даими рейслар башкаруга кереште. Очышлар атнасына өч мәртәбә гамәлгә ашырылачак. Юлдагы вакыт 2,5 сәгать тәшкил итә.
Рейслар, тарифлар һәм аларны куллану кагыйдәләре хакында тулырак мәгълүматны авиакомпаниянең белешмә хезмәтеннән +7(391)291-81-80 телефоны аша белешергә була, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Очыш программасы 2017 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
http://www.kzn.ru/news/59631-mezhdu-kazanyu-i-sochi-zapuscheny-regulyarnye-pryamye-aviarejsy