1 июльдән башлап коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017 елның 1 июленнән башлап коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе хакында хәбәр итә

Икътисади яктан нигезләнгән тарифларны формалаштыру гамәлдәге федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары, Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыклары нигезендә гамәлгә ашырыла. Тарифларны җайга салу катгый нигездә Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары белән регламентлана.

Гамәлдәге законнарда каралганча, җайга салынулы хезмәт төрләренә тарифлар 1 июльдән башлап үзгәртелә, ләкин бу гамәл коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түли торган түләүләр күләмен үзгәртүнең билгеләнгән чик дәрәҗәдәге индексларын исәпкә алып башкарылырга тиеш.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерыгы нигезендә гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләргә кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексы Татарстан Республикасы өчен 2017 елның 1 июленнән башлап 4,2% дәрәҗәсендә кабул ителде.

2017 елның 1 июленнән башлап газ бәяләре 3,9%ка арттырып, куб. м. өчен 5,48 сум күләмендә билгеләнде (НДС исәпкә алып).

2017 елның 1 июленнән башлап халык өчен электр энергиясенә тариф 3,8%ка арттырып, сәгатенә 3,56 сум/кВт (НДС белән) тәшкил итәчәк.

Шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре һәм (яки) электр энергиясеннән җылыта торган җайланмалар белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар максималь дәрәҗәдә мөмкин булган киметүле 0,7 коэффициенты белән билгеләнде.

2017 елның 1 июленнән башлап җылылык энергиясенә тариф халык өчен Татарстан Республикасы буенча уртача 2,2%ка артачак һәм 1648,86 сум/Гкал (НДС белән) тәшкил итәчәк.

Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендәге тарифларның халык өчен ТР буенча уртача күләме 2017 елда түбәндәгечә булачак:

– су белән тәэмин итүгә:

– 1 июльдән – беренче яртыеллыкка карата 3,5%ка арттырып, 23,70 сум/куб м. (НДС белән).

– су бүлүгә:

– 1 июльдән – 3,8%ка арттырып, 17,36 сум/куб.м (НДС белән).

Муниципаль берәмлекләрдә барлык төр ресурслар һәм җайга салынулы барлык оешмалар буенча тариф дәрәҗәләре турында календарь буенча елларга бүленгән тулырак мәгълүмат 2010 елдан башлап Дәүләт комитетының рәсми сайтындагы "Тарифлар" бүлегендә (http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm), шулай ук "Ачык Татарстан" мәгълүмат порталының "Тарифлар" бүлегендәге "Ведомстволарның хисаплары" бердәй дәүләт хисапнамә системасында урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International